Әтнәгә КФУ студентлары кайтты
Безнең районга КФУ Филология һәм Мәдәниятара элемтә институтының филология факультеты студентлары һәм аларның укытучылары кайтты.
Студентлар энциклопедиясе татар халкының матди булмаган культурасы турында мәгълүмат туплауга багышланган иде. Кунаклар Түбән Бәрәскә авылындагы Беренче Собор таш мәчетендә булдылар. Олы Әтнә авылындагы Даутов йортына, Әтнә районы музей экспозицияләренә, Комыргуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗәни музеена экскурсия ясадылар. Күәм мәдәниятында очрашып, фикерләр алышкач, Калатауга юл алдылар. Очрашу уңышлы үтте, кунаклар канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев