Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай якташы мин

Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр авылы

Төннең карасына каләм манып,
Язам әле шигырь юлларын.
Яздым, язам,
һәрчак язачакмын,
Каләм генә тотсын кулларым.
Язам әле, Тукай якташы мин,
Илһам алам бөек Тукайдан.
Җәйләр җитсә,
көй сорармын әле
Һаваларда очкан тургайдан.
Әтнә ягы, Әтнә төбәге без,
Бездә талантлылар җитәрлек.
Талантларны алгы сафка куеп,
Әтнә даны ерак китәрлек.
Без — Тукайлы,
Сибгат Хәкимле без,
Шиһабетдин —
безнең горурлык.
Алардан соң килгән
буыннар без —
Әтнә данын саклап торырлык.
Каләмдәшләр, иҗат итик әле,
Калсын эзләр безнең тарихта.
Бездән соңгы буын
горурлансын,
Әтнәлеләр, диеп, гел сафта.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X