Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урама һәм облепиха чәе

Урама ясар өчен кирәк булачак:

1) 2 йомырка,
2) 1 йомырка сарысы,
3) 1 б.к. шикәр комы,
4) чеметем тоз,
5) б.к. очында гына сода ( лимон суы тамызып),
6) он,
7) сыек май һәм топл. май.

Эш барышы:

Йомырка, шикәр комы, тозны әйбәтләп миксер белән күпертергә. Сода салып болгатырга. Он салып токмач камыры шикелле камыр ясарга. Камырны ике түгәрәккә бүлеп өстен каплап 15 минут ял иттерергә. Түгәрәкне юка гына җәеп , тасмалар кисәргә. Тасмаларны таякка( роллы таягына төрдек) төреп, кызган сыек май һәм топл. май кушылган чуенда болгата- болгата пешереп алырга. Башта астын, аннан соң өстен әйләндереп. Пешкән урамаларны кәгазь салфеткага тезеп барырга, артык майлары салфеткага сеңеп калсын өчен. Суынгач өстенә сах.пудра сибәргә.

Облепихалы витаминлы чәй.

Чәйнеккә облепиха һәм 2-3 карлыган яфрагы, шикәр комы салып өстенә кайнар су агызырга. Искитмәле тәмле, файдалы чәй була.

Автор Гульгена Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев