Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вакытында түләргә кирәк

19-25 апрель көн­нә­рендә ЮХИДИ хез­мәткәрләре тарафыннан район юлларында барлыгы 36 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта Эчке эшләр бү­легенең ЮХИДИ бү­лекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.Шулар арасыннан биш йөртүче – “тонировка” өчен, сигезе – номерлары пычрак булганга, дүртесе – куркынычсызлык каешын такмый йөргән өчен, тагын дүртесе – “обгон”га чыгу сәбәпле админист­ратив штрафка тартылган. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган бер җәяүлегә дә административ протокол төзелгән. Ә бит киемдә әлеге элемент булмау аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Руль артына йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә утыручыны 30 мең сум штраф көтә. Шул ук, вакытта, күпме әйтелеп килсә дә, штрафларын вакытында түләмәүчеләр  бар әле арабызда. Шундыйларның берсе административ җа­ваплылыкка тартылган.
Исегезгә төшерәбез
Моның өчен штрафны икеләтә күләмдә түләү, 15 тәүлеккә кадәр “арест”, яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев