Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елдан Пенсия фонды халыкны кабул итү пунктларын ябачак

Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалану өчен кәгазь гаризаларны күп функцияле үзәкләргә тапшырып булачак.

2021 елның гыйнварыннан Пенсия фонды бүлекчәләре чират буенча халыкны кабул итү пунктларын ябып, хезмәт күрсәтүне «Минем документлар» офисына күчерәчәк. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елның гыйнварыннан Пенсия фонды кәгазь гаризалар кабул итүне туктатачак һәм бу кешеләр безгә киләчәк. Пенсия фондының кабул итү пунктлары ябылачак. Белгәнемчә, алар кабул итү көннәрен биштән икегә калдырдылар инде. Кабул итү көннәре әкренләп бетүгә бара. Хәзер тиешле килешүләр төзелә», — диде Ленара Мозаффарова.

Күп функцияле үзәк директоры сүзләренчә, катлаулы чор аркасында күп кенә дәүләт органнары бикләнгән. «Пандемия вакытында алар кешеләрне кабул итүдән туктады һәм әлегә кадәр кабул итми. Бары безнең хезмәткәрләр генә иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр халыкны кабул итеп утыра», — диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-11-2020/lenara-mozaffarova-ya-a-eldan-pensiya-fondy-halykny-kabul-it-punktlaryn-yabachak-5784544

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев