Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзбәкстан Президентлы була

"Вакытыннан алда сайлаулар бу. Әлеге чара 14-20 октябрь көннәрендә уза", - диде Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгының I секретаре Азизбек Разаков.

Олы Әтнә авылының "Ашыт" спорт һәм мәдәни үзәгендә Әтнә районында яшәүче әлеге ил гражданнары Үзбәкстан Республикасы Президентын сайладылар. Әйтергә кирәк, биредә сайлау участогына массакүләм ябырылу булмады, ә авыл җирлекләре башлыклары үзләрендә яшәүче Үзбәкстан гражданнарын ажиотаж тудырмыйча гына алып килеп тордылар. 

Алган мәгълүматларга караганда, районыбызда аларның саны әллә ни күп түгел, бүгенге көндә бездә бу илнең 23 гражданы яши. Аларның бер өлеше вакытыннан алда тавыш бирүгә килде.

Генераль консуллык вәкиле:

- Төп сайлаулар 24 октябрь көнне уза. Анысы бөтен Идел буе Федераль округында яшәүче Үзбәкстан гражданнары өчен Казан шәһәрендә, "Спартаковская, 6" адресы буенча үтә. Ә болай, Татарстан Республикасында  15 меңнән артык Үзбәкстан гражданы яши, - дип ассызыклады.

Аның белән бергә Әтнә җиренә Үзбәкстан Республикасының Үзәк Сайлау комиссиясенең 2 вәкиле килгән иде. Фикерләре бердәй, күңелле яңгырады:

- Шушындый мөмкинлек тудырганнары өчен Татарстан Республикасына, Әтнә районы җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диделәр.

Ә сайлаулар барышына килсәк, 5 кандидат, аларның барысы да стенага эленгән. Шул ук вакытта сайлаучылар өчен мәгълүматлар да бар иде. Шунысы кызык, сайлаучылар бирегә килгәнче үк, кем өчен тавыш бирәчәкләрен белеп килгәннәр.

- Әлбәттә, кандидатлар белән, аларның нинди фикердә булулары белән без яхшы таныш. Кемне сайларга икән дигән сорауның туганы да булмады, - диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X