Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

Татарстанда хәрби хезмәт үтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

14 майда Татарстан хәрби комиссары республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.

14 майда, Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта Татарстан буенча баш инспектор сайтында хәбәр ителә.

"Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт узу һәм 1 апрельдә башланган һәм 15 июльгә кадәр дәвам итә торган язгы чакырылыш буенча барлык мөрәҗәгатьләр дә каралачак", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән РФ Президентының ТР буенча кабул итү бүлмәсенә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

Сорау бирергә теләгән гражданнар кабул итүгә 8 (843) 221-80-36 телефоны буенча языла ала. Шулай ук Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Кремль урамы, 12/20.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/12/186117/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев