Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

Әтнәнең солдат егетләре бүләк алачак

Районыбыздан армиягә киткән, бүгенге көндә хәрби частьләрдә хезмәт иткән солдат егетләргә кичә, 23 апрель көнне, мәктәп укучылары бүләк әзерли башладылар һәм бу 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

Ничек итепме?

Исегезгә төшерсәгез Арча һәм Әтнә хәрби комиссариаты ел саен диярлек ике районның мәктәп укучылары арасында 9 май - Бөек  Җиңү көненә багышлап рәсем бәйгесе уздыра иде. Ә быел хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов аз гына үзгәлек керткән бу бәйгегә.

- Быел да мәктәп укучылары Бөек Җиңү көненә багышлап рәсем ясаячаклар. Ясалган рәсемнәрне хәрби комиссариатка да, редакциягә дә түгел, ә хәрби частьларның үзләренә җибәрәчәкләр. Бер мәктәп бер хәрби частькә җибәрәчәк рәсемнәрне. Безнең солдатлар 39 хәрби частьтә хезмәт итә. Һәр мәктәпкә бер частьнең адресы бирелде. Рәсемнәрнең артына котлау сүзләре язылып, алар зур конвертка тыгыла һәм почта аша җибәреләчәк. Бер карашка бу бүләк гади генә кебек күренер, тик хезмәт иткән кеше буларак әйтәм, ул бик кадерле булачак...- ди хәрби комиссар. 

Ышанам. Чөнки кайткан солдатларның  горурланып сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. "Безне стройга тезәләр. Бәйрәм белән котлыйлар. Һәм безнең исемнәрне атап чакырып, туган яктан килгән котлау хатын тапшыралар. Мондый котлау бездә генә! Башкалар безгә кызыгып карыйлар... һәм бу Котлау хаты кадерле бүләк булып сакланачак", дигәннәр иде алар. Шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев