Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Вил Усмановны машина бәрдергән

Татарстанның халык артисты, композитор Вил Усмановны машина бәрдергән. Бу хәл бүген булган.

Җырчыны машина бәрдерүе турындагы мәгълүмат белән фото социаль челтәрләрдә яшен тизлегедәй таралды. Вил Усмановның көн дә велосипедта йөрүен күпләр белә. Кызганыч, бүгенге "сәяхәте" аяныч тәмамланган. Юлда баручы машинаның тәгәрмәче тишелү аркасында машина йөртүче велосипедта баручыны бәрдергән. Вил Усмановка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, дөрес, анысы бик озак килгән.

"Борчылуыгыз өчен рәхмәт. Барысы да яхшы. Мин өйдә. Бу миңа велосипедта артык күп йөрмәскә, дигән билге булды. Бер чыкканда 50 чакрым йөреп кайта идем", - диде ул безгә. Баш мие селкенүен дә хәбәр итте җырчы. Җырчының тизрәк савыгуын теләп калабыз.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/vil-usmanovny-mashina-brdergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев