Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Алманы һәркемгә дә ашарга ярыймы

Уртача алма бер сантиметр калынлыктагы ипи кисәгенә тиң, дип билгели табиб-эндокринолог.

Бүген, 19 августта, православие динен тотучыларның яраткан бәйрәмнәренең берсе - Алма спасы. Шушы бәйрәм уңаеннан эндокринологлар һәм диетологлар алманың кемнәргә файдалы, ә кемнәргә бу җимеш белән мавыгырга ярамавы турында сөйләгән. Бу хакта “РИА Новости" яза.

Табиб-эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зәлинә Гусова аңлатуынча, алма – калорияле продукт, чөнки анда фруктоза бар. Бавыр аша әйләнеш узгач, ул шикәргә әверелә, шуңа күрә шикәр диабеты һәм симерүдән җәфаланган кешеләр өчен алманы артык куллану ярамый. Уртача алма бер сантиметр калынлыктагы ипи кисәгенә тиң, дип билгели табиб-эндокринолог.
Сәламәт кешегә көнгә дүрт алма ашарга була, өстәвенә, төп ризыктан соң. Бронхлар һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләргә дә файдалы ул, ди Зәлинә Гусова. Шулай ук аның составында ашкайнатуны яхшыртуга ярдәм итүче пектин, тирене, чәчләрне һәм тырнакларны яхшы хәлдә сакларга булышучы микроэлементлар һәм витаминнар бар. Аның бигрәк тә кабыгы файдалы, анда ялкынсынуга каршы матдәләр бар.

Ә диетолог Алексей Калинчев, үз чиратында, әче алма сутының хроник гастритның кискенләшүенә китерү куркынычы турында кисәтә. Ул алманы бөтенләй яратмаган кешеләргә измәсен яисә пешереп ашарга киңәш итә.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kemg-alma-yaramiy-417432/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев