Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җирән гөмбәне маринадлыйбыз

Бик тәмле булачак! Көз үзенең муллыгы белән быел да сөендерә.

 Бакчалардагы җиләк-җимеш белән беррәттән, урманнарда гөмбә дә күп быел. Билгеле, шушы байлыкны кышкылыкка да саклыйсы килә. Җирән гөмбәне (рыжик) маринадлау өчен бик шәп бер рецепт бар. Кирәк булачак: җирән гөмбә - 700 грамм; су - 600 миллилитр; тоз - 50 грамм; шикәр - 20 грамм; борчак-борыч - 5 данә; канәфер - 3 данә; аш серкәсе - 50 миллилитр; көнбагыш мае - 50 миллилитр; сарымсак - 4 теш; дәфнә яфрагы - 1 данә. Гөмбәләрне бик яхшылап чүп-чардан чистартыгыз һәм берничә тапкыр юыгыз. Маринадлау өчен бертөрле зурлыктагы гөмбәләрне сайлау отышлы. Кәстрүлгә чиста су, гөмбәләрне салып, утка куегыз. Кайнап чыккач, якынча 15 минут кайнатырга кирәк. Маринад әзерләү өчен кәстрүлгә чиста су салырга, тоз, шикәр өстәргә, хуш исле борыч, канәфер һәм дәфнә яфрагы салырга. Маринадны тоз һәм шикәр тулысынча эрегәнче һәм аш тәмләткечләрнең тәмле хуш исе барлыкка килмәгәнче кайнатырга. Кәстрүлне уттан алгач, маринадка серкә һәм көнбагыш мае өстәргә. Яхшылап болгатырга. Банка һәм капкачларны яхшылап пастерлаштырганнан соң, аларга сарымсак салырга. Аннары гөмбәләрне банкага тутырырга. Маринадны салганнан соң банкаларны ныклап каплагыз һәм өстен аска әйләндереп куегыз. Суынгач, базда яисә салкынча башка урында саклагыз. Фото:kleo.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак http://Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев