Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Каен җиләгеннән кайнатма ясый беләсезме?

Шулай ук джем ясау өчен дә түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез.

Шулай ук джем ясау өчен дә түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез.

Каен җиләген җыю вакыты җитте. Аны җәй айларында ничек тә ашап калырга тырышыгыз. Чөнки урманда үскән каен җиләге күп авырулардан файдалы. Ул организмны ныгыта, салкын тию, йөрәк авыруларыннан саклый. Чамасын белеп ашаганда, бавыр өчен дә әйбәт. Хәлсезлек, склероз, кан басымы югары яки түбән булып «сикергәләп» торган кешегә дә каен җиләге файдалы.

Каен җиләгеннән джем. 1әр килограмм каен җиләге һәм шикәр комы, 1 стакан су алабыз. Джем өчен изелгән җимешләр дә ярый. Джемны болгата-болгата бер мәртәбә генә кайнатырга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Каен җиләге кайнатмасының берничә ысулы

Беренче ысул. 1 килограмм каен җиләге, 1,2 килограмм шикәр комы алабыз. Җиләк белән шикәр комын аралаштырырга. Суты бүленеп чыкканчы салкынча урында яки суыткычта 6-8 сәгать тотарга. Аннан кайнатырга. Күбеген җыеп алырга.

Икенче ысул. 1 килограмм каен җиләге, 1,2 килограмм шикәр комы, 1 стакан су алырга. Җиләкне кайнап торган сиропка салып, кайнатып чыгарырга. Савытны селкетеп алган очракта күбек үзеннән-үзе юкка чыгар. Ут өстеннән алып, 6-8 сәгать тотарга. Аннары тагын кайнатып чыгарырга һәм кабат уттан алырга. 6-8 сәгатьтән соң, кайнатманы әзер булганчы утта тотарга.

Өченче ысул. 1 килограмм чиста җиләккә 500 г исәбеннән шикәр комы салыгыз. Суты бүленеп чыксын өчен салкынчарак урынга куегыз. Суты өскә бүленеп чыга башлагач, аерым савытка алып, 700 грамм шикәр комы белән ширбәт әзерләгез. Аннары шул ширбәт өстенә җиләк салып, озынча агач кашык белән болгата-болгата кайнатыгыз, тик җиләкләр изелеп бетәрлек булмасын. Кайнатма әзер булыр алдыннан пычак очы белән аз гына лимон кислотасы салып җибәрсәгез, шикәрләнергә ирек бирмәс.

Җиләкче чәй. Кайнатма кайнатыр алдыннан җиләктәге яшел яфракларны җыеп киптерсәгез, кыш көннәрендә менә дигән шифалы чәй эчә алырсыз. Мондый чәй теш казнасын ныгыта, тынычландыра, стрессны бетерә. Үз сутындагы 650 грамм чиста җиләкне, 1 литрлы банкага тутырып һәм кәстрүл эченә утыртып, ут өстенә куегыз. Кәстрүл эчендәге су кайнап чыккач, 5 минут стерильләштереп, тимер капкач белән каплагыз.

Каен җиләге кагы. 1 килограмм каен җиләге, 300 грамм шикәр комы, 3 грамм лимон кислотасы алыгыз. Какны яхшы пешкән, әмма изелмәгән җиләкләрдән әзерлиләр. Каен җиләген юарга, өстенә шикәр комы сибәргә һәм лимон кислотасы өстәп, сут барлыкка килгәнче тотарга. Аннан барлык массаны табага бушатып, 20 минут духовкада пешерергә, суынгач, фольгага тигез катлам итеп җәяргә. 2-3 көн бүлмә температурасында киптерергә һәм, өстенә шикәр пудрасы сибеп, рулет сыман итеп төрергә. Какны бүлмә температурасында коры урында сакларга була.

Фото:krestyanka.com

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

чыгаганк https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев