Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Помидордан бик тәмле лечо

Бакчада өлгергән яшелчәләрдән кышкылыкка файдалы ризык әзерлик.

Бу лечо өчен 3 килограмм помидор, 6-7 татлы борыч, 7-8 суган, бер баш сарымсак, 100-150 грамм шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы үсемлек мае, бер кашык аш серкәсе, петрушка, базилик кебек яшел тәмләткечләр, хуш исле һәм кара борыч кирәк булачак.

Помидорны, татлы борычны шакмаклап, эре кисәкләргә турыйбыз. Башлы суганны боҗралап турыйбыз, сарымсакны ваклыйбыз. Яшелчәләрне барысын бергә бутап, 20 минут кайнатабыз. Вак итеп туралган яшел тәмләткечләр өстәп, янә 20 минут чамасы талгын утта пешерәбез.

Сүндерер алдыннан вакланган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз. Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Pomidordan-bik-t-mle-lecho-416021/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев