Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Административ җәзадан җинаять җаваплылыгына – бер адым

Район суды мәгълүмат үзәге

2014 елның 31 декабрендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозулар өчен җаваплылыкны көчәйтү буенча үзгәрешләр кертү турында» 528-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.
Шуның нәтиҗәсендә, 2015 елның 1 июленнән Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе (алга таба – РФ ҖК) нигезендә административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы кертелде.
Башка сүзләр белән әйткәндә, беренче административ җәзадан соң бер ел дәвамында кабат тоткарлану инде җинаять җаваплылыгына тарту дигәнне аңлата. Шул уңайдан, 2020 елда ТР Әтнә районы суды тарафыннан 2 затка карата 2 җинаять эше каралган, 1 җинаять эше суд производствосында һәм карап тикшерү өчен билгеләнгән. Район авылларында яшәүче берәү үз гамәлләренең нинди куркыныч тудыруын аңлаган хәлдә, бер тапкыр йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан  кабат спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә «Беларус-1221.2» маркалы трактор белән идарә итә.
Әлеге гражданин ЮХИДИ бүлеге инспекторы тарафыннан туктатыла. Спиртлы эчемлекләр куллану билгеләре булу сәбәпле, бу хәлдә  руль артына утыру тыелу турында кисәтелә. Әлеге затка  медицина тикшерүе узарга тәкъдим ителә, әмма ул ике пүнәтәй каршында әлеге тикшерүне узудан баш тарта.
Җинаятьнең объектив ягы шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланган  хәлдә медицина тикшерүеннән баш тарткан зат тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итүне үз эченә ала. Хөкем ителүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таныды. Суд карары нигезендә аңа 180 сәгатькә мәҗбүри эшләр, 1 ел 8 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев