Янгыннан саклан!
Эссе һәм җилле һава шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү.
Җәйге чорда тотрыклы эссе һәм җилле һава шартларында ел саен янгыннар, янгыннарда һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләрнең саны арта бара. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла.
Фаҗигагә юл куймау максатыннан, янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:
– сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташламагыз;
– биналар һәм корылмалар янында, шулай ук урман-парк зоналарында учаклар якмагыз;
– урамда шешәләр, пыялаларны ташлап калдырмагыз, кояш астында алар линзага әйләнеп үзендә кояш нурларын үлән янып китәрлек дәрәҗәдә туплый;
– ризык әзерләү өчен мангаллар һәм башка җайланмалар кулланмагыз;
– бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре белән сеңдерелгән материалларны калдырмагыз;
– пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмагыз;
– балаларның ут белән шаяруына катгый чик куегыз.
Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозу һәм аларның нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла.
Балаларны уттан ерак тотыгыз, аларның куркынычсызлыгы – сезнең кулда. Һәрбер катлаулы хәлдә, янгын чыккан очракта, тиз арада 101 яки 112 номерына шалтыратырга онытмагыз.
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев