Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

"Нишлисез сез, оятыгыз бармы?" - Боз сараенда селфи

Ахырзаман алды диярсең, ата - улны, ана кызны белми. Әдәп кагыйдәләре онытылып бара. Ничә көн буе ир-егетләр лычма булып, Боз сараен эшли, матурлый, чынлап та матур анда. Берәүләр эшли, ә икенчеләр җимерә...

"Яңа ел белән!" дип боздан кисеп ясалган бик матур итеп язылган язу бар Олы Әтнәнең Боз сараенда. 2019 дигәне дә балкып тора. Матур, дөрестәндә кызыктыра, янына басып фотога төшәрлек. Янына гына басып төшә күрегез, алайса шул хәрефләр өстенә менеп яшьләребез селфи ясый башлаганнар.

-  Сугып төшерәсем килде шул оятсызны, әти-әни карап тора. Ә бит ул хәрефне Камил абый ике көн ясап - язды,бер метрлы кар стенасын катырып кисте,  куллары сызлаганга чыдый алмый йөрде. Җимергәнче уйла, ватсаң, нәкъ шулай итеп төзеп куя аласыңмы?  Чарасызлыктан көн саен полиция машинасы дежур итә хәзер.  Кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәник, җәмәгать. Үзебез өчен, матур булсын дип тырышабыз, ир-егетләребезнең эш материалы боз да, су да, кар. Эшләп карагыз килеп иң элек, аннан ватып- җимерерсез...- ди мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов җаны әрнеп.

С.Мингатина фотосында - Әтнәнең Боз сараендагы язулар. Саклыйк җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев