Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

ТР Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Рәсми хәбәр.

Әтнәләр, бүген, 6 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясе юлларында көчле бозлавык  көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Ул гына да түгел, томан да төшәчәк. 

     Дәүләт автоинспекциясе менә бу һава шартларын истә тотып, машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра. Мондый метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сайларга кирәк булачак.  Руль артында йөреп арып китсәгез, туктап ял итеп алыгыз. Куркыныч маневрлардан сакланыгыз.

 12 яшькә кадәрге балаларны -  алгы утыргычта, 7 яшькә кадәргеләрен  арткы утыргычта  махсус утыргычлар кулланып кына йөртү кирәген онытмагыз.

    Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Юл чыгар  алдыннан, әйләнә-тирәгезгә караргат онытмагыз.  Бала белән юл аша чыгасыгыз булса, һичшиксез, аны кулыгызга алыгыз.

Яктылык  кайтаручы элементлар булган кием-салымнарны гына киегез. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап кала ала

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев