Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Ял лагерьларын хәвефхәтәрсез үткәрик

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланды.

Каникуллар чорында балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерь­лары да эшкә кереште. Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очрак­лары бозмасын өчен, ял лагерьларының балалар иминлеге кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.

Җаваплы затларга балаларның имин ял итүен тәэмин итү йөкләнә. Димәк, лагерьда көн тәртибен дөрес формалаштыру, балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрү зарур. Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә тиеш. Эвакуация юллары һәм бинадан чыгу юлларын ачык тотарга. Өлкәннәргә ял итүче балаларга үрнәк булырга кирәк. Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм “огнетушитель” белән файдалана белергә тиеш.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүн­дерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә һәм куркыныч­сыз урынга урнаштырырга кирәк.

Янгын вакытында ярдәмгә чакыру телефон номерлары – 01, 101, 112, Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры – 2-20-01.

Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев