Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Җылыту приборларын кулланганда саклану зарур

Көннәр салкынайтып җибәрде. Салкыннар башлану бе­лән халыкта өстәмә җы­лы­­лык чыганакларын ак­тив куллану башлана. Кызганычка каршы, бу чорда янгыннар саны да күпкә арта.

Җылыту приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык чаралары турында истән чыгарырга ярамый. Шуңа күрә гади кагыйдәләрне белү дә янгыннан сакланып калырга мөмкинлек бирәчәк.

Электр приборларын кулланганда саклык чаралары:

– электр приборын эксплуатацияләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнегез, соңыннан анда бәян ителгән таләпләрне бозмагыз. Шуны истә тотарга кирәк, һәр приборның эксплуатация вакыты бар, ул уртача 10 елны тәшкил итә;

– даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкаларының төзеклеген тикшереп торыгыз;

– җылыту приборларының торышын күзәтегез: алар сафтан чыксалар, аларны вакытында ремонтларга һәм алыштырырга кирәк;

– сафтан чыккан, кулдан эшләнгән электр җылыткычлар кулланмагыз;

– берьюлы берничә куәтле җиһазларны бер электр челтәрләренә тоташтырып зур йөкләнеш булдырмагыз;

– штекерның розеткага тыгыз беркетелгәненә инаныгыз, югыйсә җылыту приборы кызарга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин;

– төнгә электр җылыткычны эшләтеп калдырмагыз;

– балаларга мондый җайланмалар белән уйнарга рөх­сәт итмәгез;

– электр җылыткычны тәрәзә пәрдәсе яки мебельдән ераграк арада урнаштырырга кирәк. Приборны идәнгә куярга, конвекторлар белән булган очракта – махсус аслыкка беркетү зарур;

– даими рәвештә җылыткычларны тузаннан чистартыгыз;

– электр җылыткыч астында келәм һәм башка каплау җиһазлары куймагыз.

– Чыбыгына авыр предметлар элмәгез. Янгын чыккан очракта «01» ,«101» яки «112» телефоннарына шалтыратыгыз.

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев