Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Җылыту сезоны башлана

Уттан берни калмый, янгын чыгу куркынычын һәрвакыт кисәтеп киләбез.

Мичкә ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш. Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Мич һәм башка ягу җайланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән бүленеш корылмалары һәм мич каршына 0,5х0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш.

Ягу сезоны башланыр алдыннан мичне һәм мичнең төтен чыгу юлын утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук, ягу чоры дәвамында, кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарып тору зарур. Янып торган мичне караучысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләү катгый тыела. Мичне ягып җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш итәбез.

Ул газ ягулыгы белән янучы мичләрне саклагыч җиһазлары (җылылык көйләгече, саклагыч клапаны) төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный.

Газ торбаларының ялгаган өлешләреннән, газ горелкаларының герметик булмаган ялганышларыннан килеп чыга. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.

Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

 Үзегезне һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз! Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев