Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Үз кызын мунчада яндырырга уйлаган

Кызы янында аның танышы да булган.

Хатын үз кызын һәм аның танышын мунчада яндырырга маташкан, хәзер ике кешене үтерергә омтылуда гаепләнә.

«Аеруча куркыныч ысул белән ике затны үтерүгә һөҗүм итү» мәддәсе буенча кузгатылган эшне Рязань өлкәсе буенча Тикшерү комитеты алып бара.

Бу хәл 17 август иртәсендә Новая авылында булган. 61 яшьлек хатын, 34 яшьлек кызы үзенең 22 яшьлек танышы белән бергә мунчага кереп киткәч, аның ишеген тышкы яктан бикләп, анда ялкынсынучы сыеклык сипкән һәм яндырган. Ишеккә, мунча диварларына да ут каба.

Бәхеткә, янгынны гаиләнең танышы күреп ала, ул утны сүндерергә маташа һәм мунча ишеген ача.

Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган, аңа карата кисәтү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Автор: Резида Валитова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/z-kizin-munchada-yandirirga-uylagan-417371/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев