Битлекләрне көзен дә киябез
«Сәламәт булыйк!» проекты һәм «Ярдәм янәшә. Помощь рядом» хәрәкәте искә төшерәләр – коронавирус әлегә беркая да китми, шуңа күрә битлекләрне көз көне дә кияргә туры киләчәк.
❗Табиблар аңлатуынча, бу COVID-19 инфекциясенең һәм сезонлы салкын тию авырулары таралуын булдырмас өчен кирәк.
❗Covid-19 белән зарарлану очракларының артуы яки кимүе безнең җаваплылык дәрәҗәсенән торачак. Профилактика чараларын һәм бүгенге көндә булган чикләүләрне үтәү авырулар дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясаячак.
Безгә санитайзерлар кулланырга, социаль дистанцияне тотарга һәм битлекләр кияргә туры киләчәк. Ләкин борчылырга кирәкми. Битлек стильле һәм модалы аксессуар булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев