Иммунолог: Көз көне Covid-19 көчлерәк булырга мөмкин
Covid-19 белән сезонлы инфекцияләр очрашкач, бер-берсенә ничек тәэсир итүләре әлегә билгесез, диде академик.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Көз көне Covid-19 коронавирус авыруы көчлерәк булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасына биргән интервьюсында Санкт-Петербургның баш иммунологы һәм Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры РФА академигы Арег Тотолян кисәтте.
«Көзен без Covid-19ның авыррак төре белән очраша алабыз. Моңа психологик яктан әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады тикшеренүче.
Академик сүзләренчә, Covid-19 белән сезонлы инфекцияләр очрашкач, бер-берсенә ничек тәэсир итүләре буенча әлегә фәнни нигезләнгән мәгълүмат юк».
Моннан тыш, үз-үзен изоляцияләгән кешеләрнең авыруны ничек кичерәчәге аңлашылмый, чөнки алар мондый режимны даими рәвештә саклый алмый, дип билгеләп үтте Тотолян.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев