Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Кимү дигән әйбер бик сизелми Әтнәдә

Соңгы вакытларда коронавирус вәзгыяте белән бәйле чикләүләр акрынлап йомшартыла башлады.

Күп кенә объектлар эшли башлады. Тик авыручылар саны кимеми районда. Шул уңайдан район үзәк больницасының баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов белән сөйләштек.

- Вирус кимү дигән әйбер бик сизелми әле. Бүгенге көндә чикләүләр акрынлап бетерелеп килә. Тик авыручылар аз түгедл гаилә белән авыручылар да бар хәзер. Шуңа күрә дә үзең өчен булса да,  үзизоляцияне туктатмаска кирәк. Мәсәлән шәһәрдән яшьләр авылга әти-әни, әби-бабайга булышырга кайталар. Булышмасыннар түгел, булышсыннар. Тик саклану чараларын күрсеннәр иде.  Яшьләр китеп бара, ә олы кешеләр авырып китә, - дип кисәтте Азат харис улы.

Чыннан да саклану чараларын онытмыйк, җәмәгать. Чирнед чигенәсе килми бугай әле. . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев