Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Коронавирус белән авыручы тагын ике кеше үлгән

Яңа коронавирус инфекциясеннән 86 һәм 69 яшьлек ике ир-ат вафат булган.

 Кичә Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын ике кеше үлгән. Бу тикшеренү нәтиҗәләре белән расланган. Татарстан Республикасында коронавирус буенча оператив штабта шулай дип белдерделәр.

1934 елгы Чаллы кешесен, коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары системасында җитди өзлегүләр фонында пациентның хәле тагын да начарайган. Үлемнең сәбәбен ачыклау өчен, патологоанатомик экспертиза үткәрергә туры килгән. Вирус идентификацияләнгән.

1951 елгы Чаллы кешесен ике яклы пневмония диагнозы белән шулай ук йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Пациент эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырудан интеккән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

«Татар-информ» агентлыгы узган тәүлектә республикада Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Бер атна эчендә Татарстанда әлеге авыруны йоктыру темплары 0,5 процентка кимегән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев