Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Коронавирус бирешми. Нишләдең син, Әтнә?

Узган тәүлектә Татарстан буенча COVID-19ның тагын 53 очрагы расланган.

Соңгы көннәрдә җаш башына туры килгән авырулар саны буенча районыбыз башкаларның борынына "чиертте". Шулай булмый ни, әллә оятсызлык, әллә гамьсезлек, әллә наданлык... Әтнә халкы маскасыз. перчаткасыз йөрүне өстен күрә. Әгәр син карантинда икән, утыр инде өеңдә генә. Юк, урамга чыгарга кирәк. "Мин хәзер башкаларны зарарлыйм бит", дигән уй башка керми. Әллә башкаларга төкереп караумы бу? Күп райондашлар: "Менә шуларны ачыклап, штрафка тартырга кирәк", - дигән фикердә. "Нишләдегез сез, әтнәләр? Нишләдең син, Әтнә?"

Бу юлы авырулары арткан районнар исемлегендә, шөкер, Әтнә юк. Ә республика буенча авыручылар барысы да үзара контакт аркасында иярткәннәр. 13е - больницада, калганнары өйләрендә дәвалана.

"Татар-информ" хәбәрләренә караганда, гомумән алсак, 3079 кеше коронавирустан зарарланган. Соңгы тәүлек мәгълүматлары белән танышыгыз.

Авыручыларның күбесе Казаннан - 27 кеше, Яр Чаллыдан - 17 кеше. Тукай районында . 2 һәм Алабуга, Алексеевский, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш районнарында берәр кеше авырый.

Яшь буенча алсак, күпчелек 30-50 яшҗлекләр төркемендә – 17 һәм 50-60 яшьләрдә 13 кеше.

России буенча 84 төбәктә 8572 яңа очрак ачыкланган. Аларның 39,4% авыруның клиник билгеләре булмаган. 232 кеше вафат булган. Россия буенча 8264 кеше савыккан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X