Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Коронавируска тест ясау турында бераз статистика

БҮГЕНГЕ КӨНГӘ: Россиядә вирусны ачыклауга 8,6 млн тест ясалган; Тәүлек саен уртача 170 меңнән 240 меңгә кадәр тест үткәрелә; Моңа дәүләт медицина оешмаларында да, шулай ук шәхси учреждениеләр базасында да эшләүче 659 лаборатория җәлеп ителгән; + нәтиҗәле кешеләрнең якынча 50% ы авыруның клиник чагылышларына ия түгел.

 

Менә монда сорау туа. Ничек инде ул клиник чагылышсыз, нинди була ул симптомсыз авыру? Һәм иң мөһиме – аны ничек белергә?

Симптомнарсыз уза торган коронавирус белән зарарланган кешеләрне ачыклау өчен бер генә ысул бар. Аның турында медицина фәннәре докторы, пульмонолог Александр Карабиненко сөйләде. “Тышкы яктан нинди дә булса симптомнарсыз булса, авыру кешене билгеләп булмый. Авыруны анализ ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин”, - ди ул. Табиб аныклап узганча, лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә генә антитәнчекләр яки иммуноглобулиннарны табып була, алары кеше коронавирус белән авырыймы яки инфекция һаман да аның организмындамы икәнне күрсәтә. Элегрәк Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белдергәнчә, COVID – 19ның симптомсыз төре белән 45% халык авырый.

Чыганак: http://chelny-izvest.ru/news/top5/kak-opredelit-bessimptomnykh-nositeley-koronavirusa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев