Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Коронавирусны дәвалауда фәнни алга китеш бар

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итә.

Дексаметазон үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган пациентларның үлем күрсәткечен киметә.

Covid-19 авыруын дәвалау өчен стероид дексаметазон даруы клиник сынаулар узган. Тикшеренү нәтиҗәсе фәнни алга китеш булуын күрсәтә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Гебрейесус шул хакта әйткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Тедрос Гебрейесус сүзләренчә, ялкынсынуга каршы препарат дексаметазон — коронавирус белән авыручы һәм үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) яки кислород аппаратына тоташтырылган кешеләрнең үлеме күрсәткечен киметкән беренче дару. Ул әлеге нәтиҗәләрнең «бик яхшы яңалык» булуын ассызыклады.

Тикшеренү Оксфордта узган. Яңа дару үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган пациентларның үлү куркынычын 35 процентка, ә кислород ала торган авыруларның үлү күрсәткечен 20 процентка киметә.

Бөек Британия табиблары коронавирусны дәвалаганда дексаметазон куллануны хуплаган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-06-2020/b-tend-nya-s-lam-tlek-saklau-oeshmasy-koronavirusny-d-valauda-f-nni-alga-kitesh-buldy-5750230

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев