Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Россия Оборона министрлыгы коронавируска каршы вакцинаны сыный

Клиник сынауларны Оборона министрлыгының 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институты базасында оештыру күздә тотыла.

 

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). РФ Оборона министрлыгы яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы Россиядә җитештерелгән вакцинаны клиник сынау өчен хәрбиләр арасыннан иреклеләр сайлап алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Алар барлыгы 50 хәрби хезмәткәр, шуларның бишесе – хатын-кыз. Бөтенесе дә тикшеренү һәм тест узган», - дип искәртә агентлык хәрби ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Сынауларны Оборона министрлыгының 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институты базасында үткәрү күздә тотыла. Аңа кадәр биредә Эбола бизгәге һәм Якын Көнчыгыш респиратор синдромына (MERS) каршы вакциналар сынау узган, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Иреклеләрнең беренче төркеме тикшеренү һәм экспериментка әзерләнү өчен институтка инде иртәгә үк, 3 июньдә киләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы май ахырында яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы клиник сынауларның ике атнадан соң башланачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/02-06-2020/tatarstanda-covid-19-vakytynda-zakonsyz-ch-plekl-r-chen-shtraflar-d-rt-tapkyrga-kimeg-n-5747019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев