Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде

1929 һәм 1960 елгы хатын-кызлар яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булды.

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде. Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы шул хакта хәбәр итә.

Ике яклы пневмония диагнозы куелган 1929 елгы хатын-кызны Саба Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Ул берничә җитди хроник авырудан интеккән. Лаборатор тикшеренүләр вакытында аның организмында коронавирус булуы расланган.

Казанда яшәүче 1960 елгы хатын-кызны яңа төрдәге SARS-CoV-2 коронавирусы нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония диагнозы булган. Аны 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Хроник авыруларның көчәюе нәтиҗәсендә аның хәле начарланган. Вирус идентификацияләнгән, үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев