Төркия курортларында Covid-19 очракларының кискен артуы теркәлгән
Соңгы вакытта илдә беренче тапкыр зарарланучылар санының җитди артуы ачыкланган.
Төркия курортларында Covid-19 коронавирусы белән зарарлану очракларының кискен артуы теркәлгән. Бу хакта Twitter социаль челтәрендәге битендә илнең сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коджа язган.
«Соңгы вакытта без беренче тапкыр зарарланучылар санының җитди артуын күрәбез", - дип белдерде ул. Төркия куркыныч нәтиҗәләргә юл куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш, дип ассызыклады Коджа.
Төркия белән һава юллары 1 августта яңартылды. Хәзер инде Анкара һәм Стамбулга очышлар ясала, ә Антальяга, Бодрум һәм Даламанга рейслар 10 августта яңартыла. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Туроператорлары ассоциациясе Төркиягә керү кагыйдәләрен атаганнар иде.
Чыганак http://Татар информ
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев