Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган.
Эпидемия башланган бирле республикада 6 мең 396 кеше әлеге чир белән авырган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 29 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларсаны 6 мең 396 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.
Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 меңгә якын ПЦР-тест үткәрелгән.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 15 кеше терелүен әйтте.
Чыганак http://Татар-информ
Фото "Татар-информ" архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев