Кичә Казанда "Йолдызлар энергиясе" Халыкара конкурс-фестивале булды.
Әлеге фестивальгә безнең сәнгать мәктәбенең өч коллективы - "Ал чәчәк" бию төркеме, "Конфетки" вокаль ансамбле, "Сәхнәдәш" театр студиясе катнашты.
"Йолдызлар энергиясе" Халыкара конкурс-фестивале үз эченә 6 номинацияне ала: хореография; вокал; Инструменталь иҗат; театр иҗаты; цирк сәнгате; оригиналь жанрларны.
"Ал чәчәк" бию төркеме "Хореография" номинациясендә, "Конфетки" вокаль ансамбле "Вокаль ансамбле һәм сола" номинациясендә чыгыш ясап, икесе дә Гран-при алды.
"Сәхнәдәш" театр студиясе - 1 урын алды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын да, чыгышларны да онлайн карау мөмкинлеге бар иде. Бүләкләрне тапшырганда да бик матур итеп бәяләделәр.
Нет комментариев