Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиядә матбугат көне

1703 елның 13 гыйнварында Мәскәүдә беренче рус телле газета дөнья күрә. Бәйрәм башлангычны әнә шул көннән ала.

Бүгенге көндә илдә көн саен 20 миллионлап экземпляр газета таратыла. Шул исәптән, безнең “Әтнә таңы” да. Матбугат өлкәсендә җитди үзгәрешләр бара. Реформалар күпмедер дәрәҗәдә, эшчәнлеккә тискәре йогынты ясаса да, әйтик, тираж кимесә дә, район газетасы “ТАТМЕДИА” матбугатлары арасында төшеп калмады. Бер йортка туры килгән газета саны буенча “Әтнә таңы” лидерлар арасында. Моннан тыш, газета сайт һәм социаль челтәрләр белән дә эш алып бара. Һәм уңышлы дияргә кирәк.

Боларның нигезендә газетабызны, социаль челтәрләр белән барган эшне якын күргән укучыларыбыз – Сез. Сез булсагыз, без дә яшәрбез. Ихлас күңелдән бәйрәм белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев