Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт министры иң югары һәм түбән хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атады

Республикада иң күп хезмәт хакын эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре ала, ә иң аз хезмәт хакын җәмәгать туклануы өлкәсендә түлиләр.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда иң югары һәм иң түбән хезмәт хакы түләнә торган тармакларны әйтте. Бу турыда ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда сөйләде.

“Иң зур хезмәт хакын эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре һәм файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүчеләр ала. Аларга 58 мең сум хезмәт хакы түләнә. Иң түбән хезмәт хакы ресторан һәм кунакханә бизнесында, шулай ук җәмәгать туклануы өлкәсендә - 21 800 сум”, - диде министр.

Татарстан төзүчеләренең айлык уртача хезмәт хакы - 30 мең сум, су белән тәэмин итү системасы хезмәткәрләре 28 мең сум, икътисадчылар 50 мең сум чамасы, IТ-белгечләр 45-48 мең сум ала.

Эльмира Зарипова хезмәт хакы күрсәткече буенча Татарстан, Идел буе федераль округында Пермь өлкәсеннән генә калышып, икенче урында булуын искәртте. Узган ел белән чагыштырганда уртача айлык хезмәт хакы 8,6 процентка арткан һәм 35 мең сумнан артык тәшкил иткән.

  • Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән әңгәмәне sntat.ru порталында укый аласыз. Шулай ук “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/02/181892/

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев