Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көзге каникуллар

31 октябрьдән – 6 нояб рьгә кадәр “Көзге каникуллар” дип исемләнгән операция старт ала.

Әлеге операциянең мәктәп укучыларының көзге каникуллары чорында узуы гаҗәп түгел. 2022 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 331 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 348 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә юл һәлакәтләренә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Чөнки әлеге юл һәлакәтләрендә ел башыннан барысы 6 бала-юлчы һәлак булган.

«Операция барышында балаларны махсус утыргычларда йөртүгә, шулай ук аларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуга зур игътибар биреләчәк. Җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак, – диде Әтнә-Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина. – Каникуллар әти-әниләр өчен бик җаваплы чор. Балаларыгызны урамга чыгарып җибәргәндә берүк юл кагыйдәләре турында исләренә төшерергә онытмагыз. Кичке якта киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булсын, юлларда игътибарлы йөрсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев