Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - Кыш бабайлар парады! - фоторепортаж

Күпләгән Кыш бабай күрәсегез килсә, район электр челтәре оешмасы янына, яки Үзәк Чыршы янәшәсенә барырга кирәк, дигән идем. Күрдек без ул бабайларны, бизәлгән машиналарны. Сокландык, фотоларга төшердек. Урам буйлап тезелгән халыкны Кыш бабайлар котлап бардылар.

Әтнә районы башкарма комитеты, мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган Кыш бабайлар парады бүген, 25 декабрьдә, 15.00 сәгатьтә башланды. Андагы катнашучы, андагы машина, андагы әкият геройлары... тел шартлатырлык.

Әтнә районы оешмалары, авыл җирлекләре тарафыннан бизәлгән Кыш бабайлар, Кар кызларын утырткан машиналар колоннасы Олы Әтнә авылының үзәк Совет урамы аша үтеп, Үзәк чыршыга таба хәрәкәт иттеләр. Юлларны ябып, колонна алдыннан юл хәрәкәте тәртибен саклаучы машина барды. Чат саен полиция хезмәткәрләре сакта иде. 

Күпләгән, берсеннән-берсе шук, берсеннән-берсе мут  Кыш бабайлар  җыйналган урын - Боз сарае сәхнәсе булды бүген. Әй рәхәтләнде дә соң бала-чага, тагын кайда моның кадәр әкият героен күреп, алар белән фотога төшеп биеп була.

Рәхәт булды, истә калды. Әлфинә Мөхәммәтҗанова җаен белеп, матур итеп алып барды. Хакимият вәкиле, район советы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Айрат Фәнил улы Каюмов җыйналган халыкны бәйрәм белән котлады. Боз сараен төзүдә бик тырышып эшләүче оешмаларны котлап узды.

Алар арасында безнең "Әтнә таңы" редакциясе дә бар. Хәмит белән Рәдисебез көч куеп алган истәлекле бүләк, Мактау грамотасына да шатланып, журналистларыбыз, редакция хезмәткәрләре чыгыш та ясадылар әле... Фотоларны карый торыгыз, җиңүчеләрне дә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев