Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ленин исемендәге нәселле терлек заводында - хисап җыелышы

Җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативларында еллык хисап җыелышлары бара. Бүген Ленин исемендәге нәселле терлек заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында булды ул.

Җыелыш башланып ахырына кадәр, кемнең чыгышын тыңласак та, "Сөбеханаллааһ, менә шулай эшли алсалар иде барлык хуҗалыклар да",  дип сөенеп утырдык.

Җыелышны  Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова  башлады һәм алып барды.

Көн тәртибе буенча хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин узган ел башкарылган эшләренә тукталды. Игенчелек, терлекчелек өлкәсендәге уңышлары хакында сөйләде.  Аларын күрсәтмичә генә, хуҗалыктагы хезмәт хакының 27644 сум булганлыгын әйтү дә  ничек эшләүләрен күрсәтәдер. Бу күрсәткеч районныкыннан зуррак. Менә шушы хезмәт хакы әлеге хуҗалыкның ни дәрәҗәдә эшләгәнен күрсәтә дә инде.

 

Хуҗалыкның хисап җыелышында хакимият вәкиле Хәмит Фазылҗан улы Галимҗанов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова да катнашып чыгыш ясады. Җыелышка килүчеләр авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхованың да еллык хисабын тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев