Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әминә Гомәр кызына - 90 яшь! Мөбарәк булсын...

Бүген Яңа Җөлбидә туган, гомере буе шул нигездә яшәгән, хәзерге вакытта Олы Әтнә авылында улы Рәдис, килене Гүзәл тәрбиясендә гомер итүче Әминә Гомәр кызы Бузунованың олы юбилее - 90 яшь тулган көне.

Ак яулыгын киеп, бар дөньясына  иминлек, кешеләргә сәламәтлек һәм сабырлык теләүче бу ягымлы, тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган Әминә әби Олы Әтнәгә, безнең Сарман урамына килгәч, җанга рәхәтлек иңде.  Күршебездә генә ак әби яшәве, аның безне каршылап, озатып калуы, әйтеп бетермәслек сөенеч бирә. Ул урамыбызның мәңгелеккә киткән әбиләрен алыштырган күк булды.

    Үз аягында үз җаена гына йөреп торуына   һәркайсыбыз сөенә. Буыннар бәйләнеше дәвам итә. Улы Рәдис, килене Гүзәл, оныклары белән гомер итә ул. Ияләндек. Соңгы вакытта Җөлбигә,  үз нигезенә менеп киткәч тә, аның урамда йөрүе, капка төбенә чыгып табигатькә соклануы җитмәде. Үзе дә ямансулады ахыры, килене Гүзәлнең: "Әбине алып төшәбез, сезнең янга төшәм дип әйтә", диюен ишеткәч, куанып куйдык. Димәк 90 яшьлек юбилеен бергә, урамыбыз белән каршылыйбыз. Алай гына да булмады, авылыбыз, районыбыз белән каршы алдык. 

    Бүген иртән район аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары  Резеда Маликова белән бергәләп, Әминә Гомәр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, аңа районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның юбилей котлавын, Россия Президенты В.В. Путинның 90 яшь белән котлап җибәргән открыткасын тапшырдык.

- Мине зурлап искә алган җитәкчеләргә рәхмәт инде. Сезгә дә зур рәхмәт. Мин фермаларда эшләмәдем, урманнар да кисмәдем. Урманга дип тә кумадылар.  Сугыш башланганда 12 яшемдә идем.  Ачлыктан алай ук интекмәдек, әтиләр таза тормышлы кешеләр иде. Эшләдек тә эшләдек. Мактана торган эшем дә юк, гомер буе язу-сызулы эштә булдым. " 1 май " колхозында учетчы идем.  Кечкенәдән колхозда үстек инде. Бар эше дә эләкте. Үлчәүдә дә тордым, секретарь да булдым, Кушлавыч белән Җөлби басуларында күп йөрдем. Сатучы булып та эшләп алдым...", - дип, безне тормышы белән таныштырды. Җор сүзләре белән көлдереп тә алды.  "Мине котларга бу матур кыз килерме икән, дип уйлаган идем. Рәхмәт килгәнсең икән..."- дип, Әминә Галиевага рәхмәт тә әйтте.

- Мин дә Әминә булгач, көткәнсеңдер инде, Әминә әби, - дип аркасыннан сөйде әбекәйне  социаль яклау бүлеге җитәкчесе.

    Хәтерем начарланды дисә дә, гомер юлын бергәләп, байтак сүттек. Җитәкчеләребезне дә белә булып чыкты Гыйлемзада апа белән Гомәр абыйның дүртенче баласы булган Әминә әби.

"Абыем да, апаларым да вафат инде, мин генә калдым. Балаларым белән гомер итәм, бик рәхәттә яшим, әзергә хәзер, киленнәрем дә бик әйбәт, оныкларым да. 6 оныгым, 4 оныкчыгым бар. Киленнәр дә үзебезнең авылныкылар. Карап үстергән күк булды инде алар. Балалар үсә төшкәч, авылдагы медпунктта санитарка булып эшләдем әле, пенсиягә дә шуннан чыктым. Гүзәл пеште ул. Артыннан күп йөгереп йөрдем. Үземә буласын белгән күк булган инде", дип елмайтты да. 

    Гаилә тормышы соңрак башлана аның. Борис исемле кешегә тормышка чыга. Өч бала таба. Кызы үлә. Уллары Фәнис белән Рәдис, аллага шөкер, исән-саулар.  "Улларымны үзем генә үстердем. авырлыклар булмады түгел, булды инде алар. Бар да үтә. Гомере дә сизелмичә үткән менә. Алай бик озын ук кирәк түгел икән ул гомер дә. Рәхәт анысы бик. Тормышлар әйбәт. Бар да җитеш, ишетүем генә начарланды. Балаларга булыша алмыйм хәзер... - дип уфтанды да әле. Хәлләребезне сорашырга да өлгерде.

- Мин эшли башласам, гел янәшәмдә инде, көче җиткәнен эшли, сөбханалла гына, - ди килене Гүзәл дә.  Чынлап та сөбеханалла әбекәй. Үз аягында, үз зиһенендә. Дөнья яктысын күрә.  Менә шулай сәламәт булып, бар булган гомерен балалары игелегендә яшәргә насыйп булсын аңа.

Үзе чыгып озатып калды әбекәй. Аллага шөкер, дип сөенеп кайттык.

Сүрия Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев