Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөкаттәрә әбекәйне 90 яшьлек юбилее белән котладык

Олы Әтнә авылында гомер итүче

Мөкаттәрә Нигъмәтҗан кызы Гарипованы 90 яшьлек юбилее белән котлап кайттык.

Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова, район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева бөтен шартын китереп, әбекәйгә район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның, Россия Президенты В.В.Путинның юбилей белән котлаган открыткаларын тапшырдылар. Истәлек бүләкләрен дә әбекәй рәхмәт әйтеп алды.

- Путинын  ук белмим, ә менә районыбыз башлыгы Габделәхәткә мин зур рәхмәтле. Бик авыр вакытыбызда булышты. Ирем Равил дә гел исенә алып яшәде. Көтү көтте. Габделәхәт Гыйлемхан улы килгән вакытта карда ишеге ачык торган, терлекләр ашап йөргән. "Ник япмадың карданы?"- дигән. "Ашап туйган терлекләр кереп ял итә..." - дигәч, аркасыннан сөеп, "Бар кеше дә синең кебек эшләсен иде, Равил абый", дигән. Менә шул сүзләрен гел исенә алып, сөенеп яшәде  Равил. Яхшы сүз җан азыгы, диләр бит",- дип, икесе өчен дә рәхмәтен әйтте Мөкаттәрә әбекәй.

     Хатирәләр йомгагы да тәгәрәде. Бар да ал да гөл генә, бал да май гына булмаган. Бар шатлыгы, бар ачысы. Балачактан эшләү, әтиләренең сугышка чыгып китү ачысы да кичерелгән. "Әти сугышка китте, седелем белән икәү кишер саклыйбыз. Беребезгә -8 яшь, икенчебезгә -12. Тәмәке тарта-тарта торабыз. Төнлә тәмәке уты күренгәч, төтен исе килгәч, ир заты бар, дип килмиләр. Сеңелем тавышын үзгәртеп сөйләшә иде, урындыкка басып тәмәке кабыза да сөйләнә... Кечкенә вакыт аңлап та бетерелмәгән булгандыр инде. Кишер янында азрак кыяр да үсә иде. Яшелчә бакчасы бар иде монда",- дип искә төшерә Мөкаттәрә әби.  Ачлы-туклы яшәү. Урамга чыгарып ташланган бәрәңге кабыгын җыеп кайтып, тимер мичкә куеп пешереп ашау да онытылмаган, әле дә күз яше белән искә ала. Биш бала таба ул, берсе дә гомерле булмый. "Аллаһы Тәгаләнең  рәхмәтедер инде, ялгызымны калдырмыйлар. Туганнарым, күршеләрем бик әйбәт.  Туганым Радикның кызы менә телевизор алып бирде, Исән-сау эшләсен, бик уңайсызландым инде. Фәрдиям бар кызым күк..." - ди.

Хәтере әйбәт, үзен үзе йөртә. 

Автор фотосы.

Тулы язманы газетабыздан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев