Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр яңа дулкын – яңача дәвалау

Әтнәдә Ковид госпитале узган елның 1 ноябрендә ачылган иде. Бу авыручылар өчен дә, табиблар өчен дә уңай шартлар тудыру максатында да эшләнде

 Республика хастаханәләрендә авыручылар саны кискен арту, авыруның яңадан-яңа дулкыннары барлыкка килү этәргеч булды моңа.

Район үзәгендәге хастаханә барыбер башкалага караганда якынрак бит – туры мәгънәсендә, кем әйтмешли, өйдә стеналар да булыша диләрме әле? Якыннарга хәл белешеп тору да җиңелрәк. Районыбыз бик зур түгел, кеше бер-берсен яхшы белә. Ә бу инде авыручыларга карата карашның нинди булуын үзе үк әйтеп тора. Хәер, район хастаханәсендә урнашкан госпитальдә хезмәт куючы табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар турында бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетергә туры килә.

 Үз эшләренә тугры калган шәфкать ияләре өчен һәр авыруның чирдән котылып, аякка басуы мөһим.

Госпиталь җитәкчесе, дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Лилия Солтанова да үз кул астында эшләүчеләрнең фидакарь хезмәтенә югары бәя бирде.

– Биредә эшләүчеләрнең берсен дә аерып искә алып булмый. Алар һәркайсы үз эшенең остасы, – ди “Кызыл зона” җитәкчесе. Авыручыларны ике табиб-терапевт – Ринат Хәкимҗанов һәм Фәйзали Халимзода карый. Анестезиолог Искәндәр Галиев та һәрчак ярдәмгә әзер. Гомумән, терапия бүлегенең һәр табибы, алай гына да түгел, барлык табиблар, кирәк икән гинеколог, кирәк икән хирург – госпитальдә эшләүчеләр өчен төп терәк. Шәфкать туташлары – Гөлшат Галиева, Зөлфия Галиева, Тәслимә Галәветдинова, Зөлфия Сәлимова, Рузия Садриева, Роза Галиәхмәтова, Раушания Садыйкова, Зилә Әскарова, санитаркалар – Гөлнур Сәмигуллина, Сәрия Лотфуллина, Әлфинур Фазылҗанова, Сәрия Хисмәтуллина – авыруларның терелеп, аякка басуын аларның һәркайсы үзе өчен максат итеп куя.

Авыруларга килгәндә, госпиталь ачылганнан бирле биредә барлыгы 452 кеше дәвалану узган. Аларның 385е терелеп, өйләренә озатылган. Күпмедер өлеше республика клиник инфекцион хастаханәсенә күчерелгән...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев