Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Нурлатта яшәүче Кириллның хыялын чынга ашырды

Ул Татарстан Президентына теләген җиткереп, Яңа елга планшет сораган иде.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, өч баланың хыялын чынга ашырды.  Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Планшет Кириллның күптәнге хыялы булган.  Бүген  аңа ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырдылар.

 Шулай итеп,  ТР Президентының ярдәме белән 11 яшьлек Әмирхан Садыйков вертолетта очты, 6 яшьлек Денис  янгын сүндерү частендә булып, автоцистерна руле артына утырып карап, бүләккә янгын сүндерүче каскасын алды.

       «Татар-информ» агентлыгы быел Татарстанда булдырылган «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырыла торган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путинның да кушылуы хакында хәбәр иткән иде. Ул Красная полянаны күрергә хыялланган Ставропольдә яшәүче 10 яшьлек Андрейның теләген үтәде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/31-12-2019/r-st-m-mi-nehanov-tagyn-ber-n-ni-tatarstanlyny-hyyalyn-chynga-ashyrdy-5714231

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев