Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Шахтер”да күпьеллыкларны тукландыру тәмамланды

Язгы кыр эшләре дәвам итә.

30 март көнне “Шахтер” хуҗалыгында булдык. Комыргуҗа сусаклагычы артында 173 гектар җир биләгән күпьеллык үләннәрне ашлама белән тукландыру тәмамланып килә иде.

  • Шуның белән күпьеллык үләннәрне тукландыру тулысынча тәмамлана, дип каршы алдылар биредә.

Басуга ашлама сиптереп таратучы “Томан” агрегаты яңарак кына “заправка” ясап, кузгалып киткән. Аның басуда – каядыр еракта, бер нокта булып күренүен, көч-хәл шәйләргә була. Шунысы кызык, бер минут үтәр-үтмәс үк, ул нокта басуның икенче почмагында була. “Яхшы техника. Тиз һәм сыйфатлы эшли”, - диештеләр, минем берөзлексез “Томан”ны эзләгән күз карашымны тойган механизаторлар. Механизаторлар – “К-700” тракторы белән бирегә ашлама чыгаручы Данил Фәхриев, “Погрузчик” белән капчыкны “Томан” өстенә китереп, элеп торучы Илнар Ибраһимов һәм капчыкларны кисеп, ашламаны бушатып торучы Сәид Сәфәров. Алар белән азрак әңгәмә корырга өлгердек. Соңгы көннәрдә һава торышы азрак суыта дигәнгә куандылар гына монда.

  • Ул – безнең эшкә тоткарлык түгел, киресенчә, тукландыруга көндез дә чыгып булачак, диештеләр.

Шул арада чираттагы “Заправка”ны ясарга “Томан” да килеп җитте. Актаныш егете – Илфат Шәймәрданов. Әйтүенчә, басуның төрлесен күргәне бар. “Өч ел инде шушы техникада эшләвемә. Ияләнгәч, бернинди кыенлыгын да тоймыйм”, - ди.

Менә шулай, авыл хуҗалыгында эш эшкә ялгана – “Шахтер”дагы кебек.

 

Хуҗалык агрономы сүзләренә караганда, “Егетләр тырыш, эшкә өзеклек кертмиләр”.

Автор фотосында Илнар Ибраһимов, Данил Фәхриев, Илфат Шәймәрданов һәм "Томан" агрегаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев