Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә чаңгы базасында - "Кышкы фестиваль"

Каенсар урманы бүген гомергә булмаганча жыр - моңнан,шау - шулы тавышлардан гөрләп торды.

Мондый тамашаны меңяшәр Каенсар агачлары җәйге сабантуй бәйрәмендә генә хәтерлидер. Кышкы тынлыкны районыбыз һәм курше тирә районнарның чаңгы спортын үз итүчеләр бозды.

Чын мәгьнәсендә кышкы бәйрәм булды бу. Кыш бабай белән Кар кызы,ел талисманы - юлбарыс та биредә иде. Чаңгычылар үзара көч сынашты,чаңгысызлар кышкы уеннарда катнашты.Бүләкләр дә мулдан иде. Монысы инде бәйгенең төп спонсоры - Әтнә автотранспорт оешмасы җитәкчесе Илназ Хисматуллинның тырышлыгы.Бәйрәмнән һәркем кәнагать калды. Бу әле башы гына. "Каенсар чаңгы базасы" Сезне үзендә көтеп кала.

Бәйрәм тамашасыннан туры эфирны https://www.instagram.com/tv/CYdlSBpjJy_/?utm_source=ig_web_copy_link сылтама буенча кереп карый аласыз.

Тулырак газета битләрендә укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев