Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә тирән кайгыда: Татарның үз Гомәре – Әтнәне театры белән саклап калган Гомәре вафат

Якты истәлеге озак саклансын. Сабыр булыйк! Мәрхүмне бүген башкаладан өенә алып кайтасылар, төн чыгарып, иртәгә җирлиселәр. Гомәр ага Мәрдәнов белән хушлашу Олы Әтнә авылында, Тукай урамы, 4 йортта 15 январь көнне сәгать 10.00 да булачак

Әтнәне Әтнә итеп саклап калган,  халык театрын 46 ел җитәкләгән, шул чорда 105 спектакльне сәхнәгә куйган, Әтнә театрының 100 еллык юбилеен күргән, сәхнәгә менеп артистларны, килгән кунакларны котлаган, “Киләчәктә дә менә шулай дәвам итеп, шушы югарылыкта эшләргә насыйп булсын”, дип фатыйхасын биргән, тамашачыларына гел “Минем яраткан тамашачым!” дип тирән хөрмәт белән эндәшкән режиссер – легендар шәхес, затлы шәхес, бәхетле шәхес - Гомәр Ханнан улы Мәрдәновның   Театр елында , бүген, 14 гыйнварда,  Казан больницасында 88 яшендә гомере өзелде. Гомере буе театр дип яшәде, үз елында - Театр елында китеп барды. 

 

   85 яшендә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан үзе бик хөрмәт итеп яшәгән шәхес-  Марсель Сәлимҗанов исемендәге иң зур премияне - беренче республика премиясен кабул итеп алу бәхетен дә татыган шәхес Гомәр абый. И куанган иде бу бүләкне алгач. Сабый баладай ихлас шатланган иде. Ул гына шулай шатлана белә иде. Аңа кушылып бездә шатландык.  “Гаделлек тантана итте”, дип бәяләдек. Без, театр сөючеләр дә,  Гомәр абый өчен, Әтнә өчен куандык. Гомәр ага Мәрдәновны гомере буе Әтнәдән аерып булмады, аның шәхси уңышлары да Әтнәнеке булды. Әтнәне дә үзенеке итеп санап яшәде ул.

Бик авыр елларда Әтнәне күтәрә алган, күтәрә алырлык көче булган, тирән белемле, кырыс та, бик кешелекле дә шәхес  кинәт кенә - менә шулай итеп яшәп, шулай итеп китәләр аны, дигәндәй кисәк кенә китеп барды. 

Бик затлы итеп яшәде, бик кадерле булып яшәде, бик бәхетле шәхес, үз  акылында булып, үзенә булган тирән хөрмәтне күреп, онытылмас булып, матур итеп, сәнгать югарылыгында, мәңгелеккә китеп барды. Азапланмады, берәүне дә азапламады...

Урыны оҗмахта булсын! Якыннарына Аллаһы Тәгалә  тирән сабырлык бирсен.

 

Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов 1930 елның 15 ноябрендә ТАССР Әтнә районы Иске Җогып авылында дөньяга аваз биргән. Авыл мәктәпләреннән соң 1948 елда Казан шәһәрендәге татар дәүләт театр училищесындаукып белем ала. Аннан соң 4 ел да 7 ай армия сафларында хезмәт итә. Гомәр агага замананың авыр, сугыш чорлары да туры килә. Балачактан ук колхозда үгез, атлар җигеп, басу-кырларда, авыл хуҗалыгында да эшләргә насыйп була. Белемгә, сәхнәгә булган омтылышы, таланты аны олы сәнгать юлына алып чыга. 1955 елдан 1959 елга кадәр ул Кенәрдә мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ә менә 1959 елдан бирле ул инде үзебезнең Әтнәбездә хезмәт итә. Аның биредәге хезмәтләре тиңдәшсез. Мәдәният йорты директоры, режиссер, халык театры (хәзерге Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры) җитәкчесе һәм башка вазыйфаларны башкара. Гомәр ага Мәрдәнов Әтнә районының данын чит төбәкләргә, хәтта Мәскәүгә да таныткан шәхес.

1968 елны Гомәр Ханнан улы Мәрдәновка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

  • Бөтенсоюз конкурслары лауреаты...

 

 

Мин Гомәр абый белән күп аралаштым, аның хакында күп яздым. Һәр язмамны куанып кабул итте. Менә бу язмам Гомәр абыйны мәңгелеккә озата, рухына дога булып барсын,

 

      “Сәхнәдән гайре берни белмәдем…”

 Районы беткәндә дә Әтнәне Әтнә итеп саклап калган халык театрын 46 ел җитәкләгән, шул чорда 105 спектакльне сәхнәгә куйган режиссер — легендар шәхес, 15 ноябрьдә 85 яшен тутырган, 7 ноябрь кичендә Г.Камал театры сәхнәсендә  Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясен  кабул итеп алган Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов әнә шулай ди.

Гомәр ага әлеге премияне кабул итеп алганда горурландык. Без генә түгел, аны башкала халкы да алкышларга күмде. Чөнки  халык театрын заманында берничә тапкыр  Мәскәү сәхнәсенә  менгезеп, коллективны   профессиональ театрлар дәрәҗәсенә күтәргән, башка халык театрлары хыяллана да алмаганда иң әйбәт спектакльләрен Академия театры сәхнәсендә уйнаткан уникаль шәхес икәнен беләләр. Әлеге бүләк тормышын сәхнәдә күргән, яшәешен театрга багышлаган, фидакарь хезмәте өчен Хөкүмәтебез тарафыннан  Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр ага Мәрдәновка бирелмәсә дөрес тә булмас кебек. Моны без – театр сәнгате өчен гомерен дә жәлләмәгән, театрдан башканы белмәгән, кешелекле, кечелекле, урыны-урыны белән кырыс, шул ук вакытта нечкә күңелле, тәвәккәл, үз сүзен әйтә белүче  Гомәр ага тамаша залына үткәндә дә алкышлап каршы алган, басып олылап озаткан Әтнә халкы гына түгел,  Гомәр аганы беренче чыгышыннан соң ук яратып өлгергән,   озак күренмичә торса юксынган, башкала тамашачысы да кабул итә алмас иде.

Гомәр абый, Камал сәхнәсе Сезнең өчен ят түгел, олы бүләкне дә шул сәхнәдә кабул итеп алдыгыз. Нинди хисләр кичердегез, аерма бар идеме?

- Гомеремдә алай каушаганым юк иде, беренче тапкыр Камал сәхнәсендә югалып калдым. Мондый олы бүләк миңа бирелер дип башыма да кереп карамады, үзебезнең театр җитәкчелеге әлеге бүләккә тәкъдим итеп карыйбыз, дигәч тә кул гына селтәдем. Профессионаллар да җитәрлек, осталары да күп, дидем. Соңыннан жюри әгъзаларының бертавыштан минем өчен тавыш бирүләрен ишеткәч, күңелем тулды. Шул ук вакытта куандым да. Иң элек Марсель Сәлимҗанов өчен, Хөкүмәтебезнең аның бөек хезмәтен зурлавына сөендем. Аннан соң Әтнә театрының дәрәҗәсе өчен куандым. Мине шушы театр яшәтте, шушы театр күтәрде. Минем тормышым аннан аерылгысыз, сәхнәдән гайре берни белми яшәдем… Тормышта төп терәгем дә, ярдәмчем дә, булышучым да, аңлаучым да хатыным Җәүһәрия булды.1960 елның 7 гыйнварында гаилә кордык. Менә шуннан бирле кулга-кул тотынып эшләдек, яшәдек. Иртәрәк китте,  урыны оҗмахта булсын, әлеге бүләктә аның өлеше дә бихисап зур, куанып ятадыр… 

- Бөек иҗатка килү юлы катлаулымы? Иске Җогып авылы егете өчен ул кайчан башланды?

- Җиңел дип әйтмәс идем. Тик бөтен тормышын театрда күргән, сәхнәне тормыш мәгънәсе иткәннәр өчен артык авыр да түгел. Чөнки без барыбыз да яраткан эшебез белән шөгыльләнәбез, бөек булам дип түгел. Менә шул яраткан хезмәт үзе күтәрә икән ул. 12 яшемдә вакытта  укытучыбыз Тәскирә апа соравы буенча  беренче мәртәбә сәхнәдә уйнадым. Шул көннән бирле тормышымны сәхнәдән башка күз алдына китерә алмадым. Шулкадәр кызып кителгән, мунча ләүкәләрен сәхнә итеп, классташлар, авылдашлар белән спектакль әзерлибез, соңыннан катып үләрлек  салкын клубта күлмәкчән  шул спектакльләрне    уйныйбыз. Барыбер сәхнәдән төшмисең, дип, 15 яшеннән клуб мөдире итеп билгеләделәр. Сугыш чорының барлык авырлыкларын әнә шулай спектакльләрне сәхнәләштереп, мавыгып уздырдык. Аннан соң театр училищесына укырга кердем. 1959 нчы елда Кенәрдән кайтып, Әтнәдә  үзешчән коллектив белән җитәкчелек итә башладым.

- Тәскирә апа ни өчен сезне сайлап алды икән, бу хакта сөйләшкәнегез булмадымы?

- Сорадым билгеле, тик соңрак. “Шигырьне матур укый идең”, – дип җавап бирде. Кеше язмышының борылышы бу, игътибар гына кирәк. Эшләү дәверемдә мин моны гел истә тоттым, сәләте, теләге  булган һәркемне  сәхнәдә уйнатырга,  укырга кертергә омтылдым. Бүгенге көндә Әтнә дәүләт драма театрында  менә шул рәвешле укырга керткән, мин өйрәткән 7 артист эшли. Һәркайсының чыгышын, үсешен күзәтәм, сокланам, горурланам.

- Гомәр абый, Әтнә театрының борылыш еллары, үрләр яулый башлаган чоры кайчан дип саныйсыз?

-1960 еллар булгандыр. Без суфлерсыз эшли башладык, баштарак читен булды билгеле, аннан артистлар ияләнделәр. Сәет Шәкүров пьесасы буенча куелган “Уракчы кыз” спектакле Әтнә халык театрына 1966 елда  уңыш алып килде, без Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреаты исемен яуладык. Спектакльне сәхнәгә кую белән беррәттән  мин бу спектакльдә Дуамал Гәрәй ролен башкардым, миңа да лауреат исеме бирделәр

- Г.Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр спектакль куйган елларга кайтыйк әле…

Бу көн хәтергә нык уелган, 1967 елның 15 феврале иде ул. Без бу көнне “Уракчы кыз”ны Казан тамашачысына күрсәттек.  Менә шул кичтән соң Әтнә халык театры куйган иң яхшы спектакльләрне  Камал театры сәхнәсендә күрсәтә башлады. ”Миңлекамал”, “Туган туфрак”, “Хәят”, “Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм”, “Һәйкәл”, “Кичер мине, әнкәй”, “Сөйдергеч бөтие”… күп инде алар. Үзешчәнлеккә бернинди ташлама бирмичә, башкала тамашачысы гаять югары бәяләде аларны. 1968 елда коллективка Татарстан АССРның Югары Советы Президиумының Почет грамотасы тапшырылып, артистларга күп кенә мактаулы исемнәр бирелде. 1969 елда Әтнә халык театры Уфа шәһәрендә узачак Россия зона смотрында катнашу хокукын яулады. 1997 елда үзешчән артистларга Туфан аганың беркем дә күрмәгән, беркем дә күрергә тиеш булмаган кулъязмасын күрсәттем. “Йөрәк маем” иде ул. Куярга уйладык, Камал артистлары үзләре уйнап, Арчада чыгыш ясадылар, без куйсак, Академия артистларыннан соң  безгә уйнарга читен булыр дип уйладылар алар. Карадык бу әсәрне Арчада һәм уйнамаска булдык, мишәр акценты безнең өчен түгел иде.

- Гомәр абый, Туфан ага Әтнә халык театры өчен “Без бит авыл малае”н үзгәртеп язды дип беләм...

- Нәкъ тә шулай булды. “Без бит авыл малае” пьесасын әтнәләр сәхнәгә куясын белгәч, автор Туфан Миңнуллин “Әсәрнең сюжеты хәзерге заман өчен актуальлеген югалтты, аны бу килеш куярга ярамый. Сез аз гына сабыр итегез”, дип, атна ун көн эчендә  үзгәртеп язды. Нәтиҗәдә  без кадагына суккан, Татарстанда барган җир реформаларына мөнәсәбәтне ярып салган тирән эчтәлекле спектакль куйдык…  Авторлар белән  менә шундый элемтәдә эшләп уңышка ирештек дип саныйм.

- Марсель Сәлимҗанов белән беренче тапкыр очрашуыгыз кайчан булды. Ул көнне хәтерлисезме?

- Нинди хәтерләмәгән. Марсель белән беренче мәртәбә 1971 елда очраштык. Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” әсәрен сәхнәләштереп, Камал театры сәхнәсенә алып менәргә исәп. Мин халык театры режиссеры гына, профессиональ режиссерның фикерен ишетәсе килә. Марсельнең әтисе Хәким абый белән аралаша идек. “Марсельне бик тә Әтнәгә чакырасым килә. ШәҺәрдә туып үскән егет авылга кайтырмы икән?”, — дип үтенечемне  Хәким абыйга җиткердем. “Кайтыр, әйтермен мин малайга”, — диде.  Репетиция бара иде, мине арттан гына кертте дә: “Утырып тор. Аның артта да күзе бар, күрә ул, үзе килер”,- дип юкка чыкты. Чынлап та,  күп үтмәде, Марсель борылып карады да: “Исәнмесез,  кем син?” – диде. Ул шулай коры гына сөйләшә иде. “Гафу итегез, мин  Әтнәдән Гомәр Мәрдәнов”. “Ишеткән бар”. “Сез узган ел “Туган туфрак”ны куйдыгыз, миңа әсәр бик ошады, мин аны Сәет абыйдан алдым,  куеп бетерә яздым,  сезгә күрсәтәсем килә, төзәтәсе җирләре дә бардыр, сезнең ярдәм кирәк,  мин шул әсәрне чып-чынлап барып Академия театрында уйнарга исәплим. Буламы шул?” — дим. Бераз торды да: “Тукта, репетицияне бетерим инде”,- дип  китте. Бетте репетиция. Аннан соң: “Йә, әйдә сөйләшик, — дип килде.  ”Мин җомга көнне килеп алам, шимбә көнне коллективны җыеп карыйбыз, ял көнне китереп куям”, — дим. “Ярар”, — диде бу.”Йа, Аллам”, дип җиңел суладым, килде-китте генә кеше түгел бит. Ул чакта машиналар бик юк, автобус йөреп тора, киттем автобус белән Камал режиссерын  алып кайтырга. Таксилар бар. Барып сөйләштем дә, такси безне Әтнәгә кайтарды. 27 март иде ул. Аяк асты пычрак, Марсель туфлидән. Пычрак ерып безгә кайтып чәй эчтек тә, спектакль карарга киттек. Бер пәрдәне карап, киңәшләрен бирде дә: “Бүген ял итик, иртәгә сәгать 9га килербез”, — диде. Минем эчкә җылы керде. Икенче көнне шул сәгатькә бардык. Дәү гәүдәле, хикмәт кеше иде ул. Галәмәт җиңелчә үзе, ыштаннарын күтәрә-күтәрә сәхнәгә йөгереп менә, йөгереп төшә. Ул спектакльдә Наил Сабиров, Җәүһәрия, Дамирә, Реваль Мөхтәровлар уйнады… Өч тапкыр карады спектакльне. “Булдырасыз”, дип бәяләп китәргә җыенды. Яшь чак, уйлап та бетермәгәнмен инде, машина сорасам колхоз рәисләре бирми калмас иде, мин билет алып, автобуска утыртып җибәрдем Марсель Сәлимҗановны. Үзе дә машина сорамады, ”Ярый миңа автобус та”, – диде. Башка аяк та атламас инде бу безгә дип озатып калдым. Ә ул безнең бәхеткә һәр елны Әтнәгә кайтты. Хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы белән танышып, аны хөрмәт итеп яшәде. Бу хөрмәт ике яклы иде.  Соңыннан театрның директоры  Рәшидә апа Җиһаншина аптырап: ”Ничек алып кайта алдың син Марсельне Әтнәгә?” – дип  сорап та йөрде әле. Өйләнгәч Гөлнар ханым белән бергәләп кайттылар. Гаилә дусларына әйләндек. Сабантуйларында бәйрәм иттек, 30 ел аралашып яшәдек. Ике елга бер мәртәбә спектакль куярга булышкан олы зат ул Марсель, минем аңа рәхмәтем бик зур. Буләк биргәндә ул сөйләгәндә язылган язманы тыңлаттылар. “ Гомәр театр өчен туган… ”, дип Марсель сөйли башлауга, тамагыма төер утырды,  күземә яшь тулды. Без шулкадәр матур яшәдек, Марсель Сәлимҗанов булмаса, без, Әтнә театры,  бу кадәр уңышларга ирешә алмаган булыр идек. Ул үз эшенең чын остасы иде мәрхүм…»

- Гомәр абый, Марсель абый Әтнә театрын “Мәрдән театры” дип тә атады бит әле ул…

- Әйе, театрның 80 еллык юбилеен билгеләгәндә шулай дип, мине зурлап сөйләде шул. ”Әтнәне мин бик яратам. Безне бу театр белән язмыш бәйләде, кулдан килгән кадәр ярдәмләшеп яшибез…” , дип тә әйтте.

- Туфан аганың “Әтнә театрын дәүләт театры итәргә кирәк…”, дип йөргәнен мин дә хәтерлим...

- Шул ук театрның 80 еллыгын бәйрәм иткән кичәдә Туфан Миңнуллин “Мин үзем Кама Тамагыннан. Бүген менә “Ник Әтнәдә тумадым икән?” дигән фикер килде башка. Без барыбыз да халыкка хезмәт итәбез. Ә ул театрсыз яши алмый. Уйнамасаң үзе уйный башлый. Сез менә шундый театр. Кама Тамагы малае язган әсәрне сәхнәгә куйганыгыз өчен рәхмәт”, дип, шушы авыр заманда театрны шушы дәрәҗәдә тотучы хакимият башлыгыбызга да рәхмәт сүзләрен җиткергән иде. Аннан соң да  театрыбызга Дәүләт драма театры исемен бирү турында ”Лаек бит, профессионаллардан да әйбәт уйныйлар” дип нык кайгырткан, бу шатлыкны Әтнәгә кайтып күргән, Әтнә Дәүләт драма театры куйган ”Мулла” спектакленнән соң сәхнәгә менеп, артистларга күз яшьләре белән рәхмәтен әйткән иде Туфан…

   Гомәр ага өчен куанып, аның гадилегенә, аралашу осталыгына сокланып, Әтнәнең  Марсель Сәлимҗанов урамыннан атлыйм. Җан тантана итә: әйтеп аңлата алмаслык җиңеллек. Рәхәт. Татар милләтенең халыкка хезмәт иткән, аның белән якыннан аралашкан, шул халыкның кичерешләрен театр сәнгате аша үзенә җиткерә алган, үзләрен бер-берсенә тиң күргән  Марсель һәм  Гомәр абый кебек  шәхесләре булганга, аларның хезмәтен Хөкүмәтебез күреп  бәяли белгәнгә  бу.

Марсель Сәлимҗановның вафатыннан соң,  бөек режиссерның исемен  республикада беренче булып мәңгеләштергән, аны үзенеке итә алган район хакимиятенә дә  рәхмәт укый күңел.

Камал театры артистлары кайтып агачлар утыртып, бездә шундый матур киң  урам  барын күргәнгә, әлеге урамдагы чисталыкны артистларыбыз саклап торганга да шатланам.  Горурланам: Әтнәнең,  татар милләтенең  һичкемгә алыштырып булмый торган үз Гомәре, үз Дәүләт театры һәм аның республикада тоткан үз урыны, республика халкы яратып өлгергән үз артистлары  һәм  аларга мөкиббән киткән үз тамашачысы бар.  Шушы ук урамда  туган, Гомәр ага кебек театр дип яшәүче,  таләпчән режиссеры Рамил Фазлыев бар. Әтнәләрнең  генә түгел, Марсель  аганың рухы да шаттыр, чөнки буыннар бәйләнеше дәвам итә. Гомәр абый әйткәнчә, бу зур бәхет һәм Ходай безне бу бәхеттән аермасын.

 

 

  Без, “Әтнә таңы” газетасы редакциясе коллективы, Әтнә халык театрының легендар режиссеры Гомәр Ханнан улы Мәрдәновның вафатын белдереп, аның якыннарының, артистларының, сәхгәгә чыккан бөек шәхесне аягүрә басып алкышлап озаткан тамашачыларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын. Якты истәлеге озак еллар саклансын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев