Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә чираттагы утырыш узды

Райсовет бинасының утырышлар залында чираттагы терроризмга каршы көрәш буенча комиссия утырышы булып узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов алып барды. Утырышта федераль куркынычсызлык хезмәтенең Әтнә районы буенча кураторы Рамил Сабитов, комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре рәисләре катнашты.

Җәй ахыры – көз башы бездә бәйрәмнәр белән бәйле. Республика көне, Белем көне – көтеп алабыз аларны. Ә берничә көннән соң – республика Президенты сайлаулары. Шул ук вакытта бу чаралар төрле террористик актлар килеп чыгу куркынычы белән дә бәйле. Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә 1 сентябрь көнне килеп чыккан фаҗигане һәркем хәтерли. Әнә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен алдан ук әзерлек эшләре алып бару зарур.

Сайлаулар чорында куркынычсызлык чаралары буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Заһидуллин чыгыш ясады. Ул бу көнне күреләчәк саклык чаралары хакында сөйләп узды, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сәид Әхмадуллин аның чыгышына өстәмәләр кертеп җибәрде. Районда барлыгы 10036 кеше бу көнне сайлау участокларына килер дип көтелә, бу сан әле үзгәрешләр кичерергә дә мөмкин. Бу уңайдан, куркынычсызлык хезмәте вәкиле сайлаулар буенча үз фикерләрен белдерде, әлеге чарага алдан ук ныклап әзерләнү кирәклегенә басым ясады.

Районда республика көне уңаеннан узачак чаралар белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гәләветдинова таныштырып узды. Республикада бәйрәм уңаеннан зур чаралар узу сәбапле, районда бәйрәм 28  август, ягъни бүген узачак. Әйдәгез, бергәләп танышыйк.

14.00 – Күшәр авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылачак

16.00 – “Туган як” паркында ТАССРның 100 еллыгы флагын кабул итеп алу

18.30 – “Туган як” паркында Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары катнашында милли уеннар

19.30- “Әтнә егетләре” концерты

Иң соңыннан – бәйрәм салюты

Белем көнен быел барыбыз да көтеп алабыз дисәм, ялгышмам. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов сүзләренә караганда, көн кояшлы булган очракта, бәйрәм чаралары ачык һавада, тиешле таләпләрне үтәгән хәлдә узачак. Көн яңгырлы булса – әлеге чаралар кире кагыла.

Түбән Бәрәскә авыл җирлеге җитәкчесе Аида Фатыйхованың авыл җирлегендә терроризмга каршы көрәш чаралары турындагы чыгышы да игътибар белән тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев