Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - "Россиянең чаңгы юлы -2019" - фоторепортаж

Бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршында чаңгы бәйгесенә чыгучылар җыйналды.

Әтнәдә “Россиянең чаңгы юлы-2019” бәйгесе быел үзгәрәк булды

 

Чаңгыга баскан өч йөздән артык кеше 8 категория буенча ярышты. Җитәкчеләр, физкультура укытучыларына аерым таләп куелды.

  Яшьләр эше һәм спорт бүлеге, район спорт мәктәбе хезмәткәрләре оештырган,  Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы каршындагы басуда узган “Чаңгы юлы – 2019” бәйгесенә  быел  өч йөздән артык кеше катнашты.

Махсус теркәлеп ярышканнар да, үз җаена шуып йөрүчеләр дә булды. Бәйгегә катнашкан  чаңгычылар  яшьләренә карап,   яшь төркемнәренә, мәсәлән, 14-18, 18-29, 30-39, 40-49, 50-59, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә бүленеп ярыштылар. 30  җитәкче  үзләре аерым, физкультура укытучылары  бәйгегә үзләре  аерым төркем булып катнашты.

 

  Ярышның җиңүчеләре һәм призерлары яшьләр, хатын-кызлар, ирләр арасында аерым билгеләнеп, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды.  60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә катнашучы Мәгъфия апа Хафизова белән Мансур абый Сафин аерым хөрмәткә лаек булды.

 

Хатын-кызлар өчен дистанция - 1500 метр, ирләр өчен  3000 метр итеп билгеләнде.

Г.Мөхәмәдҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев