Әтнә таңы

Әтнәдә Тукай бәйрәме

Бүген Габдулла Тукай туганга 135 ел булды.

Шул уңайдан Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршында бәйрәм чарасы булып узды. Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр техникумда укучы балалар.

Бирегә районның башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, район хәкимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов та килгән иде.

Реклама

Монда рәсми затлар шагыйрьнең бюст һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар. 

Әлеге чараны без турыдан туры эфирда күрсәттек. https://www.instagram.com/tv/COH23C8Kz8P/?utm_source=ig_web_copy_link ссылка буенча кереп карый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: