Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр коронавируска каршы вакцина кадата башладылар

Ун райондашыбызга коронавируска каршы вакцина кадалган. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.

Вакцина башлыча 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.Иң беренче чиратта ул куркыныч янаучы группага керүчеләргә - 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булучыларга, шулай ук медицина хезмәткәрләренә, мәгариф һәм коммуналь хезмәт курсәтү өлкәсенә караучыларга ясалачак.Авырулар иң башта " антитела"га тикшерү узачак. Билгеле, табиблар андыйларны төрле яклап тикшерәчәкләр.Вакцина эшләту ике этапта уза.

"Вакцина ясалган ун кешенең бишесе - медицина хезмәткәрләре, - ди баш табиб урынбасары.Аларнын барысы да үзләрен яхшы хис итә.Куркыныч вирустан бары тик вакцина гына иң яхшы саклану чарасы булып тора.Аннан куркырга кирәкми.Вакцина ясату буенча  2-21-02 телефонына шалтыратып , белешмә алырга мөмкин.Шунысын да онытмагыз, гриппка каршы прививка әлеге вакцинага комачаулык итми.Прививка ясалганнан соң бер ай үткән икән, курыкмыйча вакцина ясата аласыз".

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев