Әтнә таңы

Юлламадан соң Россия хөкүмәте тулы составы белән отставкага китте

Путин Михаил Мишустин кандидатурасын Россия Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте

 РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинның юлламасыннан соң, Россия хөкүмәтенең тулы составы белән отставкага китүе билгеле булды. Халык бер мәл аптырашта калды. Ышанырга да ышанмаска да белмәде.

РФ Президенты хөкүмәт әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдергәннән соң,  Россия Премьер-министры вазифасына Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин кандидатурасын тәкъдим итте.  Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы Михаил Мишустин белән эшлекле очрашу үткәргән. Анда аңа ил хөкүмәте рәисе вазифасын биләргә тәкъдим ителгән.

Михаил Мишустин Россия Федераль салым хезмәте башлыгы булып 2010 елның апреленнән эшли. Аңа ай ярымнан 54 яшь тула. 

Реклама

«Без ил җитәкчелеге билгеләячәк Хөкүмәт белән эшләячәкбез. Әгәр Дмитрий Анатольевич әлеге вазифада эшен төгәлли икән, аңа бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ул ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмады, аның аңлашылмаучанлыклар да булмады», — дип шәрехләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, бу карар җәмгыятьнең хакимият яңартылуын көтүе белән бәйле. «Әгәр бу карар кабул ителгән икән, ул кирәк — кешеләр нинди дә булса яңарту көтә. Гомумән, Хөкүмәт һәрвакыт ил мәнфәгатьләрендә, төбәкләр мәнфәгатьләрендә эшләде дип саныйм», — дип тә ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Файдаланган чыганаклар: https://tatar-inform.tatar/news/culture/15-01-2020/rossiya-h-k-m-te-otstavkaga-kitte-5716421

https://tatar-inform.tatar/news/official/15-01-2020/putin-mihail-mishustin-kandidaturasyn-rossiya-premier-ministry-vazifasyna-t-k-dim-itte-5716482

https://tatar-inform.tatar/news/politics/16-01-2020/r-st-m-mi-nehanov-il-it-kchelege-bilgel-yach-k-h-k-m-t-bel-n-eshl-yach-kbez-5716509

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: